Музыка
Текст
СУ БУЕНДА УЧАК ЯНА
3өфәр Хәйретдинов көе
Наил Касыймов шигыре
Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.
Кушымта
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое
Утсыз да мин күрәм монда.
Кушымта
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.
Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.
Кушымта
Су буенда учак яна,
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны